ГЫЙСЪЯНЧЫЛЫК и. XX йөз башында барлыкка килгән, символизм һәм романтизм белән сугарылган, иске тормыштан баш тартып, яңа тормышка омтылуны чагылдырган әдәби агым. --- безнең әдәбиятчылар, әйтергә кирәк, Такташ иҗатын өйрәнгәндә, аннан гел гыйсъянчылык һәм революция темаларын гына эзлиләр. М.Мәһдиев. Г.Халит гыйсъянчылыкны да «үтәдән-үтә романтик күренеш» дип атады. Ф.Галиуллин |