ГЫЙСЪЯНЧЫ и. иск. 1. Фетнәче, бунтарь. Еллар чиратына бераз гына алданрак баскан булсамчы! Без очрашкан булыр идек юлда, мин дә бит бер исәр, гыйсъянчы ---. Л.Шакирҗанова

2. с. мәгъ. Баш күтәрүче, буйсынмый торган. К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә Булат, Ф.Бурнашның «Хөсәен мирза» әсәрендәге Муса һәм икесендә дә сурәтләнгән качкыннар гыйсъянчы геройлар иде. Ф.Галимуллин. Гыйсъянчы герой үзен һәрьяктан камил булып җиткән саный торган булса, Такташ героенда мондый караш хәзер инде юк. Х.Госман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә