ГЫЙСЪЯН и. гар. 1. 1) Каршылык күрсәтү, баш тарту; баш күтәрү, фетнә. Дүрт ягым гыйсъян уты – сүнмәс һич, ул сүндермәсә. Г.Тукай. Эстәсә бәйрәм, рәхәт – сөйсен кояшның ул нурын, Эстәсә хөррият ул – тотсын олугъ гыйсъян юлын ---. С.Сүнчәләй. --- үз гыйсъяннарының эчтәлеген сәнгатьчә ачып салыр өчен, гыйсъянчыларның бер өлеше чара итеп шул ук дини легендалардан файдаланды. Х.Госман

2. с. мәгъ. Каршылыклы, ризасыз. Урманнарга керсәм уйландыра, бүлмәм бик тар гыйсъян уйларыма. Ә.Синугыл-Куганаклы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә