ГЫЙРФАН и. гар. иск. 1. Аң-белем, тәрбия, тәрбиялелек. Һәр тарафка сөйүлед дәкаикъдан агызган йиме гыйрфан ташын аның. М.Акмулла. Татарда да гыйрфан уты кабынганны Күрсәтергә күтәрелгән бөтен кеше. Г.Тукай. Ходавәндәи кәрим ихсан безгә кыйлды бераз гыйрфан, Вә ләкин юк аңа мәйдан, танучы аны бик мәхдүд. М.Иманколый

2. с. мәгъ. Белемле, тәрбияле, алдынгы. Бетсен истибдад, тәхет-таң! Мәкъфур улсын золмәте! Яшәсен өммәт – Рәсүлнең ирекле, гыйрфан өммәте! С.Сүнчәләй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә