ГЫЙЛЕМСЕЗ с. 1. 1) Караңгы, томана, культурасыз. Гыйлемдән башка – байлык, байлыктан башка гыйлем булмас. Ягъни гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс, баемаган милләт гыйлем тәксил итә алмас. Р.Фәхреддин 2) Надан, белемсез, аңгыра 2. рәв. мәгъ. Гыйлем алмыйча; гыйлемнән башка, гыйлемгә таянмыйча. Гыйлемсез гыйбадәт кыйлган кеше тегермәнгә җиккән ишәк кебектер ки, әйләнә-әйләнә, барып җитә алмай. К.Насыйри |