ГЫЙЛЕМЛЕК и. 1) Белем. Сез белеп бетермисез әле борынгы гыйлемлекләрне. М.Маликова. Кешелек дөньясы, гыйлемлекләрне үзенә ничек кирәк, шулай квалификацияләп, берәүләрне – бүгенгенең күрәзәчеләре, икенчеләрне кичәге һәм туасы көннәрнең йә каһарманнары, йә җәфа чигүчеләре итә. Г.Тавлин 2) Белемлелек, укымышлылык. Йосыф бәкнең тиңе булмаган кызы аның хатыны булыр: гүзәллеге, акылы, гыйлемлеге берүзе дүрт хатынга торыр. М.Хәбибуллин |