ГЫЙЛЕМ и. гар. 1. 1) Белем. Син гыйлем тупла, наданлыктан уян, Ахирәт көнне надан – эттән яман. Г.Утыз-Имәни. Ганасыйрны әсир иткән табигать, Булып мозтар, гыйлемгә кыйлды бигать. Дәрдемәнд. Укымышлы кеше – Кол Шәриф мәдрәсәсендә гыйлем алган. Р.Мостафин 2) Фән, белем тармагы, фән өлкәсе. Нитәк ки гыйлем укып, остаздан фатихасыз чыккан кеше файда күрмидер. К.Насыйри. Монда мин гыйльме тыйб әһелләренә бер-ике кәлимә сүз юлладым. Ф.Латыйфи. Мәдрәсәнең бер еллык «галия» бүлегендә укучылар, дин гыйлемен үзләштереп, имам-мөдәррислеккә әзерләнделәр. Казан утлары 3) Тормыш тәҗрибәсе, һәртөрле белем. Йөрәге нинди бәхеткә сусап канатлана? Асыл малгамы, чит илләрне күреп танышугамы, ят халыклар белән аралашып гыйлем туплаугамы ---. Ф.Латыйфи 4) Галим, укымышлы кеше 2. с. мәгъ. 1) Укымышлы, белемле, эрудицияле. --- ул чакта ук Кызыл Армиядә театр дөньясын яхшы белгән, әзерлекле, хәтта гыйлем кешеләр булган икән. М.Маликова. Илфас Кәримовның Татарстанда иң намуслы, иң булдыклы, иң гыйлем, иң кешелекле зат булуы турында бер-бер артлы чыгышлар ясап, халыктан кул чаптырдылар. Ф.Баттал 2) Акыллы, фәнни. Иртән килү белән, үзгәртеп кору турында бик гыйлем сүзләр сөйли башлаган иде Сәйфияр Хәкимович ---. Ф.Баттал |