ГЫЙЗЗӘТ и. гар. 1) Дәрәҗә, мәртәбә. Мал вә гыйззәт, мәгърифәт, Хикмәт вә хөрмәт кирәкме? Г.Тукай. Бунда бит коры бер Җәгъфәр агайны коры бер таш басып үтерми, бәлки, милләтне бөтен шан вә гыйззәте илә бергә үзенең иске манарасы басып үтерә. Җ.Вәлиди. --- әллә кемнәр гыйззәтеңнән, Хәсрәтеңнән көлсәләр, --- Мәңлы күңлеңнән мине син Шул читен хиндә сагын ---. С.Сүнчәләй

2) Кадер, хөрмәт, ихтирам. Гатард --- афәрин синең бу егетлекләреңә, – дип, күп гыйззәт вә илтифат әйләде һәм Азрыкны кулга төшерүемә шатланды. Дастан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә