ГЫЙБРӘТЛЕ с. 1. 1) Эчтәлекле, уйландыра торган; сабак алырлык, уйланырлык, акылга өйрәтерлек (эш, хәл, вакыйга һ.б.ш.). Үткән белән исәпләшмәүнең бер гыйбрәтле мисалы бу! Р.Мостафин. Пинскийгә шул бик ошый, ул майорны төрле гыйбрәтле мисаллар китереп «җиңә», һәм шул нәрсә Пинскийнең кәефен күтәреп җибәрә. Х.Камалов. Муса Җәлил теле дип, татарча өйрәнүче бер немец малае турында гәзит хәбәре укыдым. Гыйбрәтле хәл бу. Ш.Галиев 2) Үрнәк алырдай, өйрәтердәй, яхшылыкка өнди торган. Бәләкәй генә җан ияләре булсалар да, аларның тормышларында гыйбрәтле хикмәтләр бар. М.Галәү. --- роман һәм повестьлар гыйбрәтле, файдалы, җанга ятышлы булсын, тарихи, гадел, акыллы һәм фәһемле булсын дип таләп итәләр. Г.Ахунов 2. хәб. сүз Гыйбрәткә ия, гыйбрәте бар. Бүгенге яшь буын өчен сугыш совет кешеләренең көчле рухын, ныклык һәм кыюлык сыйфатларын бөтен тулылыгы белән ачкан фаҗигале сынау буларак гыйбрәтле. Казан утлары |