ГЫЙБРӘТ и. гар. 1. 1) Сабак; акылга өйрәнерлек, уйландырырлык вакыйга, эш, хәл. Үткәннән калган үрнәкләр дә, гыйбрәтләр дә бүгенге көнгә һәм киләчәккә хезмәт итә бит. Ә.Баянов. Менә, менә шуларны языйк. Үзенә күрә сабак-гыйбрәт булыр. Ә.Рәшит 2) Яхшыга өйрәтерлек, үрнәк алырлык, иярерлек, уңай мисал булырлык яхшы эш, сүз. Мин Толстойны башта кызык өчен, гыйбрәт өчен, тормыш өчен, культурам үссен өчен генә укыганмын икән! Ә.Галиев. Чиркәү кешесе, Алланың юаш колы, ә үз куллары белән комбедта өч большевикны буып үтерде. Менә сезгә өлге! Менә сезгә гыйбрәт. А.Гыйләҗев 3) Бик сәер хәл. --- кайгылы рәвештә кайтып, Шаһбалга хәбәрне белдерделәр. Шаһбал, бу гыйбрәтне ишеткәч, тәмам хушыннан язды. Дастан. Бер тәлинкә өреле тавык шулпасы ашады, чеметеп кенә ике-өч тапкыр ит капты, сәхабәләр тормышыннан риваятьләр, гыйбрәтләр сөйләде ---. А.Гыйләҗев 2. с. мәгъ. к. гыйбрәтле. Менә шундый гыйбрәт хәлләр бик күп. Р.Низами 3. ы. мәгъ. сөйл. Шаяртып ачулану сүзе; юньсез. Менә сезгә гыйбрәт: йә нинди председатель инде үз колхозчыларын шулай көттерә? Юньле кеше эшеме бу? |