ГЫЙБАРӘ и. гар. 1) Тексттан алынган өзек, өземтә, цитата

2) Сүзтезмә, әйтелмә, тәгъбир. --- бар булган тормыш тәҗрибәсе, яшәүнең асыл кагыйдәләре, мәхәббәт-гаилә законнары, күңел эчтәлеге, иман, ачы нужа сабаклары әнә шул кып-кыска мәкальләрдә, гыйбарәләрдә сакланып калган. А.Гыйләҗев. Татар фольклоры һәм шигъриятендә «Йосыф матурлыгы», «Ягкуб түземлеге», «Зөләйха мәхәббәте» кебек гыйбарәләр «Йосыф китабы»ның идея-эстетик йогынтысына бәйле. Татар халык иҗаты

3) Сүз. Әдипнең җанлы сүзе, кәлимәсе, үткен гыйбарәсе, шаян әйтеме укучы йөрәгенә китап сүзенә караганда тизрәк барып җитә һәм озаграк саклана ---. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә