ГЫЙБАДЛЫК и. иск. Наданлык, караңгылык, томаналык. --- утрак тормыштагы Мәвараэннәһер халкы дала батырларының тупаслыгыннан, гыйбадлыгыннан көлә торган булып китә. С.Шәмси. Болай гына сорау бирәсең; Дәшмәвемне – зиһен торгынлыгы, Гыйбадлык дип, әнә көләсең ---. Р.Рахмани. Авылдан икәнем, гыйбадлыгым – йөземдә. Объективка күзләремне шар ачып текәлгәнмен дә авызымны да ябарга онытканмын. Г.Тавлин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә