ГЫЙБАДӘ’Т КЫЛУ ф. Гыйбадәт йоласын башкару, гыйбадәткә караган гамәлләрне үтәү. Кабанбәк кешеләре монда килеп гыйбадәт кыла башлыйлар, соңрак бу урында җомга намазлары өчен мәчет тә салалар. Р.Мостафин. --- кылган гөнаһларым җуяр өчен, өч көн, өч төн монастырь чиркәвендә гыйбадәт кылырым, Аллаһы Тәгалә ярлыкар әле дип, үз-үзен юаткан иде, аны да эшли алмады. М.Хәбибуллин. Гыйбадәт кылуларны да тәртипкә салырга кирәк бит инде. Ф.Баттал |