ГЫЙБАДӘТ и. гар. 1) Дин тотучыларның үзе инанган Аллага мөрәҗәгать итүе, аңа табыну, ялвару, аны олылау белән бәйле дини гамәл. Ул чагында шәһәрләрдә гыйбадәт кылу һәм мәҗүси аллаларга корбан китерү өчен корылган храмнар иҗтимагый фикерләү үзәге хезмәтен дә үтәгән. Р.Сафин 2) Намаз. Гыйбадәтне тәмамлап, битләрен сыпырып куйдылар. Ф.Латыйфи 3) Дога. Карчык, авыз эченнән генә гыйбадәтен укый-укый, бер кулына янчык салынган сумка күтәреп, икенчесенә шомарып беткән таягын алып, ишектән чыкты. Х.Вәлиәхмәтов |