ГЫЙБАД и. гар. 1) Алла колы, адәм баласы, бәндә. Без богауда! Әллә без коллармы? Нинди зур гөнаһ! Ник гыйбадыңны болай кимсеттерәсең, йа Аллаһ? С.Сүнчәләй

2) кимс. Надан кеше, белемсез зат, томана. Белгәнрәк кешеләрнең әйтүләренә караганда, ул, имеш, гади авыл гыйбады гына түгел, утырган, чарланган һәм күпмедер укыган да егет, янәсе ---. Ә.Еники. Кем чиратсыз кергән? Теге авыл гыйбадымы? М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә