ГЫЖЫЛДА’У ф. к. гыжлау (1 мәгъ.). Данило Михеевич дигәннәре, челемен суыра торгач, бик каты йөткерергә тотынды, бераздан сулыш ала алмыйча гыжылдап туктады. Г.Бәширов. Стенадагы иске сәгать, ютәленнән буылган карт сыман, озак гыжылдап, иртәнге алтыны сукты. Р.Вәлиев. Кемдер рельслар буйлап безгә таба йөгерә. Килде, гыжылдый, сөйләшә алмый. М.Мәһдиев 2) к. гыжлау (2 мәгъ.). Йөгереп килде станция начальнигы, йөгереп килде линейный милиционер, йөгереп килде гыжылдаган эшелон начальнигы. М.Мәһдиев Гыжылдап бетү Нык гыжылдау. Сафа бабай килеп җитте: яланаяк, күлмәкчән, үзе йөгерә-йөгерә арып, гыжылдап беткән ---. Г.Ибраһимов. Картның гыжылдап беткән биш планкалы тальяны бар. М.Мәһдиев Гыжылдап тору Шактый вакыт гыжылдау; бертуктаусыз гыжылдау. Әнә югары очның берәү тәмәке суы эчеп кенә котылды. Гыж-гыж килеп, тик гыжылдап тора, ди ---. Г.Бәширов. Тор әйдә, салкын тидерәсең. Болай да гыжылдап торган үпкәңә... М.Галиев Гыжылдый башлау Гыжылдарга керешү. Ат коточкыч аяныч тавыш чыгарып гыжылдый башлады. Г.Бәширов |