ГЫЖЛА’У ф. 1) Сулыш алганда хәлсезлектән, авырудан һ.б.ш. гыж-гыж иткән тавыш чыгару. Дөресен генә әйткәндә, [Дугласның] исәнлеге дә какшады соңгы вакытта. Кайчак күкрәге дә гыжлый сыман. Р.Ишморат

2) Сулыш кабу; авыр сулыш алу

Гыжлап бетү Тәмам сулыш кабу, нык гыжлау

Гыжлап тору Хәзерге моментта гыжлау

Гыжлый башлау Гыжлау барлыкка килү. Гыжлый башлагачтын күкрәк, карт хатының кабул итсә, Сөенечтән тула йөрәк – Без ирләргә күпме кирәк! Ф.Яруллин. Йөгерүдән тәмам гыжлаган. Агай бигрәк каты гыжлый башлаган. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә