ГЫ’Ж-ГЫЖ КИЛҮ ф. 1) Гыж-гыж иткән тавыш чыгару. Яралы үзе гыж-гыж килеп сулыш ала, авызын аңсыз рәвештә ача, яба, тешләрен шак-шак китерә, шыгырдата. Х.Камалов. Ул, тынына капкан төсле, гыж-гыж килә иде. Б.Камалов. Тальянның бөтен җиреннән һава өрә. Гыж-гыж килә. Хәер, карт үзе дә шулай: гыж-гыж килә. М.Мәһдиев 2) Бик авыр сулау. Шундый кичләрнең берендә безгә, гыж-гыж килеп, Мукум абзый килеп керде. А.Хәсәнов. Завод директоры да йөгерә, пенсиягә чыкмыйча, конторада эшләп утырган апа-әбиләр дә йөгерә, гыж-гыж килеп, сугыш ветераны да йөгерә. М.Мәһдиев |