ГҮ’Я терк. фар. Җөмләдә охшату, чагыштыру мөнәсәбәтен белдерә торган синтаксик чара ролендәге сүз; әйтерсең лә, кебек, нәкъ. Гүя ул шаулап агучы тау елгасына егылып төшкән дә ярга чыга алмыйча ага да ага. Р.Вәлиев. Күзем йомган саен, куркыныч төш: очам гүя төпсез упкынга. Г.Сәгыйров. Менә кабер. Зәйнәп әби кабере. Янәшәдә Рамиз. Риф ята. Зәйнәп әби ике буын оныгын Гүя шулай карап йоклата. Ф.Яруллин |