ГҮРНӘЧӘ и. рус сөйл. Зур, иркен, якты өй. Казакларда мине белмәгән кеше юк, гүрнәчә табып бирәм, әгәр теләсәң. Ф.Хөсни. Билләһи, дип әйтәм, мондый да күркәм гүрнәчә өйне бер авылда да күргәнем юк әле минем. М.Галиев. --- ул бу йортны, елап үлсә дә, менә шушылай гүрнәчә шикелле итеп, бөтен шартын китереп салдыра алмас иде. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә