ГҮРГӘ’ЧӘ рәв. Гомер беткәнче, үлгәнче, гүргә кергәнче. Ул – тәкъдиргә кол. Гүргәчә иргә бөгеп баш, күп кыенлыклар татый, Ир сөенсә – ул бәхетле, булмаса – бәгъре ачый. С.Сүнчәләй. Сугыш күрми язган шигыреңне, энем, соңгы кабат яз да нокта куй. Тик... хәтердә сакла... гүреңәчә. Нәфрәтеңне янган утка кой!.. Р.Әхмәтҗан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә