ГҮР и. фар. 1) Кабер. Көн яктысын күргәч, ничек сөенгәнемне сөйләп тормыйм. Ул – гүр караңгылыгыннан кире кайту белән бер. М.Маликова. Караңгы гүргә күз сал бер, бәндәм: Якты дөньяның һәр көне – бәйрәм! Ә.Синугыл-Куганаклы. Беләсеңдер инде аның гүрен: зиратның басу почмагында ---. М.Хуҗин

2) күч. Үлем. Гүрем кайда – белмәдем, Үлемем кемнән – белмәдем ---. Дастан

Гүр газабы дини 1) Кеше үлгәннән соң, теге дөньяда гөнаһлары өчен биреләчәк җәза. Аңа юлда күргәннәре гүр газабы шикелле булды. Ф.Мансуров; 2) Бик каты газап. Гүргә иңдерү 1) Үлгән кешене кабергә төшерү. Рәмзинең ак кәфенгә төргән мәетен гүргә иңдерә башладылар. Ф.Садриев; 2) Җирләү. Чиста кием кидерербез, Гүргә үзебез иңдерербез. Ф.Яруллин. Язгы матур көннәрнең берендә аны [Камәрне] гүргә иңдерделәр. М.Хәсәнов. Гүргә иңү Үлү, вафат булу. Гел елмаер, гел көлер иде --- Зарлана белмәде. Шуңа күрә яраталар да иде кешеләр. Йөзгә җитеп гүргә иңде. А.Гыйләҗев. Гүргә кертү Интектереп, үлемен тизләтү, үлеменә сәбәпче булу. Минем хәбәр-хәтерсез юкка чыгуым бабакай-әтиемне гүргә керткән. Җ.Тәрҗеманов. Әнине газап утларында яндырып, вакытсыз гүргә керткән шул кыланчык Кифаяга зурлап-олылап «апа» дип тел әрәм итәмме соң?! Р.Габделхакова. Гүргә керү Вафат булу, үлү. Чиркәнмәдек, бу хәлләрдән Вакытсыз гүргә керсәк тә. Г.Тукай. Кол булып гүргә керергә дипме картайган яшем? С.Сүнчәләй. Күрәчәген күреп бетермичә, Гүргә керми адәм башлары. Ф.Яруллин. Гүр иясе Үлгән кеше, мәрхүм, мәрхүмә. Ул хәзер инде – күптән гүр иясе. А.Расих. Гүр иясе булу Үлү, вафат булу. Карчыгы гүр иясе булу белән, шушы Хатирәгә күзе төшкән бит. Сөембикә. Гүр иясе итү Ниндидер шартлар, сәбәпләр үлеменә сәбәпче булу. Биш хатын алып, барсын да гүр иясе итте. Инде миңа үрелмәкче. Ф.Яхин. Гүр тынлыгы 1) Тулы тынлык; 2) Шомлы, куркыныч тынлык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә