ГҮЛӘ’Ү ф. 1) Тирә-як, бина эче һ.б.ш. һәртөрле авазлардан һәм шаудан хасил булган тоташ бер шау белән тулы булу 2) Шау-гөр килү, шаулашу (халык турында). – Нәрсә ул мең сум?! – дип гүләде халык. – Нибары үтүк бәясе ич ул ---. Ф.Баттал 3) Машиналарның, механизмнарның тоташ бер шау чыгарып эшләве, гүелдәү. Ниһаять, колакны кытыклап торган озын гүләү авазын бүлеп, телефоннан таныш тавыш ишетелде ---. Р.Вәлиев. Гүләгән тавыш ишетелгән саен, миндә, бу машинага утырып Рафис кайтмадымы икән, дигән тиле өмет кабына иде. М.Маликова. Кайвакыт бу бөҗәкләр, ялгышып, электростанция янына күпләп очалар, чөнки генераторның гүләве ана озынборыннарның канаты тибрәнү ешлыгына туры килә икән. Кызыклар дөньясында 4) Җирдән, һавадан көчле шау килү, улау. Кемнедер тотып өзәрдәй булып, Ачы җил гүли. Ф.Гыйззәтуллина. Баш өстендә гүләгән кара үлемне күрмәмешкә салынып, күпер коруны дәвам иттерәләр. Ш.Рәкыйпов 5) Сөйләшә белми торган яшь баланың «гү-гү» дип, беренче авазлар чыгаруы. --- Тимербулатны күтәреп ала. ...Гөлзәйнәп карчыкның хәлен белешә... Аның артыннан бала – гүләп, карчык елмаеп кала. М.Маликова. Айтуган күптән инде әнисен таный ---. Аны күрүгә, сөенеп елмая, төкерекләрен чәчеп гүли. М.Маликова Гүләп тору Берөзлексез гүләү. --- аяклары, салкында кылдай тартылган телефон чыбыклары шикелле, гүләп тора. Р.Мирхәйдәров. Җан күченә, диләр --- Газраилнең Канат җиле миңа тигәндә, Бер өн булып күчәр, ахры, җаным Мәңге гүләп торган имәнгә. Зөлфәт. Бөтен тирә-юнь, җир һәм күк ике яктан да аткан снарядлар выжылдавыннан, аларның коточкыч шартлавыннан тоташ гүләп тора иде. Х.Камал Гүли башлау Гүләргә тотыну. Тагын җир гүли башлады, шунда гына җир тетрәвен, үзебезнең исән калуыбызны аңлап алдым. А.Гыйләҗев Гүли төшү Тагы да ныграк гүләү |