ГҮЗӘЛЛЕК и. 1) Барлык матур, камил нәрсәләр, эстетик һәм рухи канәгатьләнү хисе тудырган, сокландырган нәрсәләр. Чәчәкле аланнарда куыша-куыша бер уйнап кайтсалар, җаннарына никадәр гүзәллек сеңәр иде. Ф.Яруллин. Әмма болай гына казак даласының бөтен гүзәллеген күреп булмый икән әле. А.Расих. Тик аерма шунда гына: төзүчеләр гүзәллекне үз куллары белән тудыралар. И.Ихсанов

2) Кешегә хас булган чибәрлек, матурлык, тышкы гармониялелек. Гүзәллек белән талант ник соң адәм балаларына бәхет китерми икән? Г.Ахунов. --- аның бар игътибары шигырьдә – сылу гәүдәсеннән нәфислек, гүзәллек, яклаучысыз гаҗизлек бөркелеп тора иде. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә