ГҮЗӘЛЛӘНҮ ф. Матурлану, яхшыру, чибәрләнү; матур булып китү; матурлыгы арту Гүзәлләнә бару Вакыт үткән саен гүзәллеге арту, торган саен ныграк гүзәлләнү. Сеңлем Гайшә, син һаман гүзәлләнә генә барасың икән ич! Саумы, исәнме! М.Хәбибуллин Гүзәлләнеп китү Билгеле бер моменттан яки бер сәбәп аркасында гүзәлләнү. Бала тапкач, бала имезә башлагач, ханбикә тагы да гүзәлләнеп китте ---. М.Хәбибуллин |