ГҮЗӘЛ с. 1. 1) Тышкы кыяфәткә, йөзгә матур, чибәр, күркәм. Гүзәл кызлар әнә су коена, Чыгып күлнең аръякларына ---. Ф.Гыйззәтуллина. Гүзәл кыз Мәйсәрәнең язмышы бик фаҗигале булды. Г.Ахунов 2) Сыйфаты, эчтәлеге, тышкы күренеше һ.б. ягыннан сокландыргыч, бик яхшы. Антиканың гүзәл һәм мәһабәт сәнгате, Яңарыш чорының һәм аннан соңгы гасырларның бөек казанышлары аны сокландырды. Ш.Хөсәенов. Киләчәккә тагын да гүзәлрәк хыяллар торгызды, планнар корды. Казан утлары. --- яшьләр якын киләчәгебезнең матур әдәбиятта мавыктыргыч, сокландыргыч, эмоциональ гәүдәләнешен, заманыбызның актуаль мәсьәләләренең иң гүзәл, иң гуманлы чишелешен күрергә тели. Казан утлары 2. и. мәгъ. 1) Чибәр кыз. --- район үзәгендә ашханәдә эшләүче бер гүзәл белән танышкан икән дә, шимбә көн кичкә очрашу билгеләп ташлаганнар. М.Мәһдиев. Безнең авылда мондый гүзәлләр юк иде шикелле. Ф.Яруллин. И Казан, Гөлйөзем атлы гүзәлеңне кай тарафларыңа яшереп саклыйсың? Ф.Латыйфи 2) Гүзәллек бәйгесендә катнашкан яки җиңгән кыз. Экранда – төрле кыйтгалардан сайлап җыелган дөнья гүзәлләре ---. М.Галиев 3) гүзәлем Яратып, иркәләп эндәшү сүзе. Гашыйк дала кызына, Ай, йөрәгем тузына. Кара кашым, гүзәлем, Өзгәләнә үзәгем Исемә төшкән саен. Г.Сәгыйдуллин |