ГҮЕЛДӘ’Ү ф. Машина һәм механизмнарның, тоташ шау чыгарып, гүү итеп эшләве. Индонезия тераконнары автомашина кебек үк гүелдиләр. Кызыклы ихтиология

Гүелдәп тору Берөзлексез гүләгән тавыш чыгару

Гүелдәп утыру к. гүелдәп тору. Куәтле крейсерларның, мазут исе бәреп, салмак кына гүелдәп утырган дизельләре, ак киндер чалбар кигән матросларның складтан кәрзин белән бәрәңге ташулары ---. М.Мәһдиев

Гүелди башлау Гүелдәргә тотыну. Чык төште, авылга сыер исе, сөт исе таралды, келәтләрдә сепараторлар гүелди башлады. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә