ГУТАЛИН и. лат. иск. Күн аяк киемен чистарту өчен майлы крем, вакса. Ә күн итегенең гуталины ышкылып бетеп, башы агарып диярлек калган. Ә.Гаффар. Әгәр дә корымга эрегән балавыз белән скипидар кушсаң, менә дигән гуталин аласың. Робинзон эзләреннән