ГУРТ и. пол. сөйл. 1) Суярга, сатырга, куып алып китәргә әзерләп тупланган мал-туар көтүе, соңрак гомумән эре терлек көтүе. Себерләрдән качып килгән чакта Очрадым сарык гуртына ---. Бәет. Гуртоправ белешеп тора: әгәр инде Бөгелмәдә, төрле яклардан көтү килеп тулу сәбәпле, чират икән, гуртны куарга ашыкмый ---. М.Гали

2) күч. Төркем, шактый күп кеше. Синнән башка да монда синең кебекләр гурты-гурты белән ---. Р.Хәмид. Имештер, бу Җир йөзенең аркылысы-буена, өстеннән астына кадәр һәммә урыннарда меңләгән вә йөзләгән дию гуртлары кавеме булып, алар кешеләргә һәрдаим зыян эшләргә генә торалар икән. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә