ГУМАНЛЫ с. Гуман, кешелекле, кеше сөючән, кешеләргә карата мәрхәмәтле, миһербанлы. Әйе, галим кеше бөек җанлы, гуманлы булырга тиеш. Х.Мәһдиев. Медицинаны ихтирам итәм. Сезне дә иң гуманлы профессия кешесе булганыгыз өчен ихтирам итәм. М.Мәһдиев. Белгәнегезчә, безнең җәмгыятьтә, гуманлы җәмгыятьтә, кешене кимсетү, аның хокукларын кысу, сәламәтлегенә зыян китерү закон белән тыела. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә