ГУМАНИТАР с. кит. 1) Кеше шәхесенә, хокукларына, мәнфәгатьләренә караган

2) Табигый һәм техник фәннәрдән аермалы буларак, җәмгыятьне, халыкның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнә торган. Гуманитар фәннәр өлкәсендә милли кадрлар әзерләүдә дә Казан университетының роле зур булды. Х.Яруллин. Ул укыган гуманитар факультетта фәлсәфә, социология, психология фәнен тирәнтен өйрәнәләр. З.Хөснияр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә