ГУМАНИ’СТИК с. Гуманизм белән сугарылган, кешелеклелек белдергән, гуманлы. Әйе, гуманистик сәнгать һәрвакытта да интернациональ була ---. М.Мәһдиев. Кабатланмас салмак-сабыр музыкаль аһәң, йөрәккә үтәрлек поэтик моң һәм, иң мөһиме, чын гуманистик рух белән сугарылган «Йосыф китабы» ---. М.Госман. Китаптагы иң гуманистик, якты өметләр белән сугарылган һәм шул ук вакытта дәһшәтле хәлләрне онытмаска чакырган шигырьләрнең берсе бу. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә