ГУМАНИСТ и. рус 1. 1) Гуманизм (1 мәгъ.) тарафдары, гуманизм карашларында торучы. Сәлам сиңа, бөек гуманист Сервантес, даһи художиклар Веласкес, Гойя иле! М.Мәһдиев. Гуманист язучылар табигатькә дан җырлыйлар, аның матурлыгына сокланалар. Урта гасырлар тарихы

2) Гуманлылык, кешелеклелек күрсәтүче кеше. Барыннан да элек ул – гуманист, кешене һәм аның матурлыгын ярата. Х.Госман. Бу фани дөньяда син, соңгы гуманист дәрәҗәсенә төшеп, Лев Толстойлар кебек кыланмакчы буласыңмы? Т.Галиуллин. Кырымда бөек кырым татар гуманисты һәм мәгърифәтчесе Исмәгыйль бәк Гаспринскийның 140 еллыгы киң билгеләп үтелә. Казан утлары

2. с. мәгъ. к. гуманлы. --- ул үз вакытында Троицкиның иң алдынгы, кешелекле, гуманист укытучыларыннан берсе булган абруйлы Лотфулла учитель улы иде. А.Расих. Бу алымны гуманист Сәяр Яруллович хупламас. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә