ГУМАНИЗМ и. лат. 1) Яңарыш дәверендә (XIV–XVI йөзләр) Көнбатыш Европада чиркәүнең рухи өстенлегенә каршы, антик чордагы кешелеклелек һәм матурлык идеалларын кайтаруга юнәлдерелгән иҗтимагый һәм әдәби хәрәкәт. Югыйсә ул бит кичә генә безгә уналтынчы йөз әдәбияты, гуманизм турында ничек дәртләнеп сөйләгән иде. Р.Вәлиев 2) Кешелеклелек, кеше сөючәнлек. Гуманизм рухында тәрбияләнгән, бездә ору-сугу кебек җәзаларның булуы мөмкин түгел дигән кагыйдәне үзләштергән кешегә бу җитә калды. А.Расих. Кемнәрдер көрәшә, кемнәрдер йөгерешә, кемнәрдер, Сабантуйның халык гуманизмыннан килгән тирән эчтәлеген аңламыйча, авыш колга башына элеп куйган әтәчне җәзалаудан тәм таба, ихахайлап көлә ---. М.Мәһдиев. --- имеш, сугыш корбаннар сорый --- Алай булмый ул, туганнар. Дөньяда әле «гуманизм», ягъни «игелеклелек» дигән нәрсә дә бар. Идел |