ГУҖЛЫК и. 1) Артык күп ашау гадәте. --- Лукулл сугыштагы батырлыгы һәм даһи гаскәр башлыгы булуы белән генә түгел, бәлки, зиннәттә яшәргә яратуы һәм гуҗлыгы белән күбрәк дан казанган. Кызыклы физиология

2) Комсызлык. Гуҗлык түгел бу – эш хакы, имештер, ат җиккән килеш, урманнан буш арба белән кайт! Ф.Хөсни. Рәсәй бу... Туймас гуҗлык калыбы: Чуртан йоткан маймыч төсле Илнең күпме халыгы. И.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә