ГУҖ и. 1. 1) миф. Ислам дине буенча ахырзаманда дөньядагы барлык ризыкны ашап, суны эчеп бетерәчәк җан иясе 2) күч. Бик күп ашаучы, туймас тамак, комагай кеше, бирән 3) Гомумән комсыз кеше, карун, туймас күз, ач күз. Илла гуҗ да син, Тәкый абзый. Булдыра алсаң, урманы белән күтәреп апкитәр иең. Ф.Хөсни 2. с. мәгъ. 1) Күп ашый торган, ашамсак. Балыкны бигрәк тә пеликаннар шәп аулый. Алар --- балыкны сайга куып китерәләр дә, аскы казналарындагы капчыкларына тутырып, үзләренең гүҗ балаларына ташыйлар. А.Муранов 2) Комсыз, ач күзле ◊ Гуҗ корсак к. гуҗ 1. (2 мәгъ.) |