ГУДОК и. рус 1) Сызгырган тавыш чыгару өчен механик җайланма. Гудок тавышы яңгырады. К.Нәҗми

2) Әлеге җайланмадан чыккан сызгыру яки сирена тавышы. Яңа рифмалар бар, корыч турында, гудок турында сүзләр бар, ә менә кешеләр, аларның күңелне ышандыра торган үзара мөнәсәбәтләре юк. Ф.Хөсни. Егетләр ничектер уңайсыз хәлдә утырганда, тыштан машина гудок биргәне ишетелде. Х.Камалов

3) Телефон трубкасында ишетелгән, аппаратның эш хәлендә булуын белдергән сигналлар. Аллаяров телефон трубкасын алып номер җыйды, теге яктан озын гудоклар ишетелде. С.Сөләйманова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә