ГУБЕРНА’ТОР и. лат. 1) Губерна белән идарә итүче дәүләт эшлеклесе, губерна башлыгы. Губернатор килгәндә, Янында – баш казагы; Бу эшләрнең мисалы – Гүя тәмуг газабы. Бәет. --- татар иҗтимагый тормышының юнәлешен һәм үзенчәлекләрен шактый яхшы белүче кеше губернаторга түбәндәгечә җавап бирә: «Соңгы вакытларда татар интеллигенциясенең идеаллары – Европа культурасын үзләштерү ---». Ә.Кәримуллин 2) Бөекбритания, Франция һ.б. дәүләтләрнең колонияләрендә иң югары чиновник, колония башлыгы 3) АКШ һәм башка дәүләтләрдә сайланып куелган штат башлыгы 4) Хәзерге мәгълүмат чараларында өлкә һәм крайларның хакимият башлыкларын атау сүзе |