ГУАШЬ и. ит. 1) Рәсем ясау өчен, суда изелгән, үтәли күренми торган буяу. Рәсем мәктәбендә укучы оныгыма мин элекке СССРның ничәмә-ничә каласыннан эзләп тә таба алмаган акварель буяуларны, пастельне һәм гуашьны бик җиңел генә таба алдым. Г.Ахунов. --- кара гуашьның тонык өслегенә ак буяулар белән гаять нечкә штрихлар ясап, Хаҗиәхмәтов детальләрне эшкәртеп чыккан. Казан утлары

2) Шундый буяулар белән ясалган рәсем



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә