ГРУ’ША и. 1) Роза чәчәклеләр семьялыгыннан, эре, сусыл, итләч, түгәрәк озынча җимешләр бирә торган агач һәм шуның җимеше. Монда бодай, кукуруз, кузаклы үсемлекләр, яшелчә уңа; груша, алма, өрек зур уңыш бирә. А.Муранов. Тешләре сынган таракка охшап калган койманың теге ягындагы груша агачыннан яшелле-көрәнле йомшак җимешләр коела. Ә.Гаффар. Алмагачына, чиясенә, грушасына күмелеп утырсын ул авыл өе – их! Р.Төхфәтуллин 2) Боксчылар күнекмә алу өчен файдалана торган, тыгыз итеп төелгән күн капчыктан гыйбарәт спорт әсбабы. Митя көндезгәчә үлеп йоклый, тавышлар ишетми, торгач, ике сәгать гимнастика ясый, гер күтәрә, коридор буйлап чаба, иелә, бөгелә, бүлмә почмагына эленгән бокс грушасын төя, тәпәли, соңыннан бозлы су белән юына. А.Гыйләҗев |