ГРУҺ-ГРУҺ рәв. Төркем-төркем, төркемләнеп. Мәмләкәтнең олуглары, задәляннары вә гайреләр, груһ-груһ булып килеп, падишаһка бәйгать бирәләр вә баш оралар һәм тәбрик итәләр иде. Дастан