ГРУППИРО’ВКА и. 1) к. группа (2 мәгъ.) 2) Зур хәрби берләшмә. Чолганышта калган Паулюс группировкасының, капитуляциягә килмәгәнлектән, безнең гаскәрләр тарафыннан тәмам тар-мар ителүе турындагы хәбәрне без юлда ишеттек. Ф.Хөсни. Ул арада безнең зур көчләр дә килеп җитә, һәм дошманның кичү районындагы группировкасы тәмам тар-мар ителә. Казан утлары 3) неол. Җинаятьчел оешма, оештырылган җинаятьчеләр төркеме |