ГРУ’ППА и. нем. 1) Бергә тупланган җанлы яки җансыз предметлар җыелмасы, төркем 2) Уртак мәнфәгатьләр, эшчәнлек һ.б.ш. нигезендә берләшкән кешеләр. --- рус әдәбиятында да «солтангалиевчелек» белән тиңләштерерлек «переверзевчылык», «воронскичылык» кебек группалар һәм агымнар эзләп табыла. Ф.Галиуллин 3) Зур хәрби берләшмә. Немецларның һәм финнарның берләшкән төньяк группа гаскәрләренең төп бурычы – Киров магистрален кисү һәм Мурманск шәһәрен алу иде. Г. Әпсәләмов. --- безнең часть Опильи шәһәре тирәсендә дошман гаскәрләренең зур группасын камалышта калдырды һәм аннары юк итте. Р.Вәлиев 4) Нәрсәнең дә булса категориясе, классы, разряды; билгеле үзлек ягыннан бүленеше; төркем. Группа туры килсә дә, организм чит канны кабул итеп җиткерми. Х.Камалов. Ә миннән кан алмадылар. Группаң туры килми, диләр. Р.Вәлиев 5) Бергә уку, махсус шөгыльләнү, өйрәнү өчен берләшкән кешеләр тупланмасы; төркем. Безнең группада тагы Хәйруллин дигән егет тә бар. А.Расих. Балалар бакчасындагы татар группасын ябачаклар ---. Н.Фәттах. Гөлчәчәгемне берәүгә дә алыштырмадым. Группа кызлары «Однолюб» дип кушамат тактылар. З.Хөснияр |