ГРУНТ и. нем. 1. 1) Җирнең өске катлавы, балчык, туфрак. Кар һәм яңгыр сулары агач тамырларында, йомшак туфракта тоткарлана, шуннан грунт аларны үзенә суырып ала. Кызыклар дөньясында. Грунт сулары якын булган участокларга пионнарны утыртырга ярамый ---. Йорт эшләре. Грунт сулары югары торган юеш урыннарда кәбестә начар үсә һәм уңышны аз бирә. Яшелчәчелек

2) Елга, диңгез һ.б.ш. төбе. Яңа гына чәчелгән уылдыклар грунтка ябышалар, – бу вакыт алар агым суда яхшырак үсәләр. Кызыклы ихтиология

3) махс. Буяласы яки рәсем ясаласы өслекне – агачны, киндерне – әзерләгәндә салына торган буяуның яки махсус составның беренче катламы, җирлек

2. с. мәгъ. Түшәлмәгән, бернинди түшәлмәсе дә булмаган, асфальт, таш һ.б.ш. салынмаган, йөреп тыгызланган җирдән генә гыйбарәт. Каршы яктагы тезмә таулар итәгенә таба чокыр-чакырлы грунт юл төшеп китә иде. Казан утлары. Грунт юл, бу колхоз җиренә килеп керү белән, биек итеп күтәртелгән олы юлга әверелде. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә