ГРУЗИН и. Грузиядә яшәүче төп халык атамасы һәм шул халыкның бер кешесе. Грузин егете Давид белән без иң соңыннан кузгалдык. Г.Нәбиуллин. Карт, ихтимал, урыстыр, яшь егет белән кыз – әрмәннәр, калганнары – грузиннар яки осетиннар. Р.Мирхәйдәров. Ван дәүләтенең тарихи әһәмияте гаять зур: ул әрмән һәм грузин халыкларын формалаштыра… А.Муранов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә