ГРОТЕСК и. фр. 1. 1) Яңарыш чорында борынгы Рим корылмаларында табылган бизәкләргә иярү буларак барлыкка килгән, үрелгән үсемлекләр, хайваннар һ.б. сурәтләреннән гыйбарәт бизәк

2) Әдәбиятта, театрда һ.б. сәнгатьтә кешеләрне, әйберләрне, вакыйгаларны артык күпертеп, фантастик, ямьсез яки комик хәлдә күрсәтү алымы

3) мах. Типография шрифтының бер төре

2. с. мәгъ. Гротеск 1. (1 мәгъ.) алымы белән башкарылган, эчтәлеге гротесктан гыйбарәт булган. Верховный Советка сайлау күренеше, җыелышта Сталинның телгә багышланган китабын өйрәнүләр, сатирик алымнар белән, вакыты-вакыты белән гротеск дәрәҗәдә язылганнар. А.Гыйләҗев. Бу патриотизм Батыргали образында сатирик планда гротеск алымда бирелә. Татар әдәбияты тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә