ГРОССМЕ’ЙСТЕР и. нем. 1) Шахматта, сирәгрәк башка спорт төрләрендә, иң югары дәрәҗә осталыкны белдерә торган исем һәм шул исемне йөртүче кеше. Гроссмейстер килде! А.Гыйләҗев. --- атаклы А.Алехин, такталарга карамыйча гына, ягъни гади итеп әйтсәк «сукыр» килеш, берүзе илле кешегә каршы шахмат уйный ---. Гроссмейстер Михаил Таль да утыз тактада «сукыр» килеш уйный. Кызыклар дөньясында 2) Урта гасырларда католикларда дини-рыцарьлек ордены башлыгы, бөек магистр |