ГРИФТА’Р БУЛУ ф. гар. иск. 1) Туры килү, очрау, юлыгу; дучар булу. Әй бер Ходай, ошбу йиргә сәнең хөкемең берлә грифтар булдым ---. Дастан. Мәрхүм атам ни беләдер, мәхәббәт – бер бәладер, кем грифтар булмайын белмәс, дигәннәр. Ф.Халиди

2) Эләгү, кемнең дә булса кулына төшү, ирексез булу, тоткынлыкка төшү. Шул мескен, атасыз, анасыз калган, дошман кулына грифтар булган, баласыннан – җөда, иреннән мәхрүм булган Зөләйханең эшләрен асан кыл! М.Галәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә