ГРИФ III и. гр. 1) Борынгы грек мифологиясендә: бөркет башлы, канатлы арыслан 2) Карчыгалар семьялыгының бер төркеменә караган, башлыча үләксә белән туклана һәм табигый санитар ролен үти, Көньяк Европа, Африка һәм Көньяк Азиядә яши торган эре кошлар ассемьялыгы. Бу тауларда барслар, тау кәҗәләре, селәүсен, аю, бүреләр яши: кеше менә алмастай текә кыяларда мәгърур грифлар оя ясый, аларның канатлары өчәр метрга җитә. А.Муранов. Биек нарат башларында гриф дигән бик зур ерткыч кошлар оя кора ---. Дөньяда ниләр бар. Инде аэропортка килеп җитәргә берничә чакрым гына калгач, очкычка гриф ташлана. Кызыклар дөньясында |