ГРИФ II и. фр. 1) Имза яки башка берәр текст язылган мөһер; штемпель һәм шул мөһернең документка төшерелгән тамгасы 2) Документта яки китапта аннан файдалану тәртибен билгели торган язу. --- журнал «Татар социаль Шуралар җөмһүриятенең Мәркәз башкарма комитеты белән Халык Комиссарлары советы нәшере» дигән гриф астында чыга. М.Мәһдиев. Машинкада басылган юллар, ә алар «аерым игътибар сорый» грифында бирелгән иде, прокурорны утка салгандай итте. Р.Мирхәйдәров. Сугыш бетеп, озак еллар үткәч, моңа кадәр «совершенно секретно» грифы белән сакланган шактый документларны өйрәнү мөмкинлеге туды. М.Әхмәтҗанов |